Нәүрүз-ул игелек бәйрәме.Ул кешеләрне бер-беренә якынайта. Бу гүзәл көндә кешеләр иске үпкәләрен оныталар,гафу итәләр. Бу бәйрәм безнең җиребезгә,кешеләрнең бу дөньяга игелек һәм тынычлык өчен көрәшергә,туганнарын искә төшерү өчен килә. Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз! Җир йөзендә тоташ бер ямь ул! Җир,табигатъ белән кеше җанын, Игез-тигез иткән бәйрәм ул!.Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. 21 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.