Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2021” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар.

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

18 март көнне Биектау районы Шәпше авылы мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 202 " XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы һәм гала- концерт булып узды. Барлыгы зона этабында “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән” 100 укучы катнашты.

 

“Созвездие - Йолдызлык - 2021” фестиваленең гала-концерт  нәтиҗәләре буенча  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге күрсәткечләргә ирештеләр:

 

Хореография номинациясендә

-  “Асылташ” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Гарипова Гүзәл Марат кызы;

- “Яшьлек” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зофәр кызы.

- “Экспромт” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Әхмәтова Алинә Наил кызы.

 

 

Вокаль ансамбль номинациясендә

- «Энҗе бөртекләре»  вокаль ансамбле - I урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы.

- «Тамчы» вокаль ансамбле - II урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы.

 

Барлык катнашучыларыбызны, хөрмәтле укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналда унышлы җиңүләр, иҗади энергия теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International