Явлаштау мәдәният йортында "Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез Татар илендә" район конкурсының зона туры үтте. Явлаштау мәдәният йортыннан җыр номинациясе буенча татар халык җыры "Бибисара" җыры белән Ринат Шамилов, бию номинациясе буенча "Сәйлән" коллективы "Дуслык " биюе белән, фольклор һәм халык иҗаты номинациясе буенча "Канәфер" фольклор коллективы "Бирнә җыю" йоласын күрсәтте һәм Галисә апа Галимҗанова "Сабыр булыйк" дигән мөнәҗәт укыды. Фойеда "Кулдан күчкән күңел җылысы" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе эшләнде. Галимзянова Рәмзия апаның чиккән сөлгеләре, Әхмәтҗанова Адиләнең чиккән кулъяулыклары, Ваисова Резеданың алъяпкычлары һәм Алия Файзрахманованың үргән кәрҗиннәре урнаштырылды.