20 нче март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию коллективы (җитәкчесе Гарипова Г.М.) Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында чыгыш ясады. Чара Байлар Сабасының “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә узды. «Эх, Зэлилэ!» дип аталган татар биюе тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.