ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

4 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Мөгезле кияүләр» дип исемләнгән шоу-тамаша булып узды. Программа мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары белән берлектә әзерләнгән иде. Тамашада авыл егетләре – Ямил, Галим, Исмаил һәм Шәкүрнең чибәр Диләфрүзгә гашыйк булулары турында сөйләнелде. Егетләрнең һәрберсе кызның йөрәген яуларга тырышты. Актерларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр. Соңыннан рәхмәт сүзләре белән мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шоу-тамаша бик бай булды, бер сулышта узды. Сәхнәгә куючы режиссер Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәт кызы.


1
апрель, 2022 ел
җомга

31 март көнне район мәдәният йортында Юлбат авылында туып үскән  музыкант, композитор Рафинат Сәлаховның юбилей концерты булды.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
март, 2022 ел
сишәмбе

29 март көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Вакансияләр ярминкәсе»

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 март көнне Килдебәк мәдәният йорты мөдире Язлы Арташ авылында Лесхоз мәдәният йорты оештырган "Җырлыйк әле" проектында катнашты. Чара бер сулышта узды, катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр. Шоу проект концерт номерлары, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачыларга бик ошады


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Татарстан Республикасының халык рәссамы М. М. Минһаҗев күргәзмәсендә булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
март, 2022 ел
якшәмбе

«Золотое наследие-Алтын Мирас» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
март, 2022 ел
якшәмбе

«Алтын лира» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International