Кашапов Илүзәр Казан шәһәрендә узган "Балачак җыры" концертында чыгыш ясады.

2022 елның 21 июне, сишәмбе

21 июнь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә оештырылган "Балачак җыры" концерты узды.  Әлеге чарада  Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфы укучысы, республика күләм  “Сәйлән” конкурсы финалисты Кашапов Илүзәр (җитәкчесе Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы) "Мин - Джазмен" җыры белән чыгыш ясады. Безнең укучыбызның чыгышы барлык тамашачылар һәм концертта катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International