9 гыйнварда укытучы Әхмәтшина З.Р. укучылар белән "Халыкара хореограф көне"нә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу бәйрәмне бүген билгеләп үтәләр! Бәйрәм бию сәнгатенең техника, пластикасын саклаучы һәм арттыручы, булачак биючеләрне өйрәтүче кешеләргә багышлана. Киң мәгънәдә "хореография" сүзе астында бүгенге көндә ике өлкә: балет сәнгате һәм бию сәнгате күздә тотыла. Хореограф аерым башкаручының яки төркемнең биюен кую белән шөгыльләнә. Гади телдә әйткәндә, биюче өчен ул чынлыкта тренер булып тора. Укучылар укытучы белән бу темага сөйләштеләр, презентацияне карадылар.
Раштуа-бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң матур вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы һәм көтелгән бәйрәм. 7 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Әкияти Раштуа" театральләштерелгән тамашасы белән балалар чыршысын үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары Убырлы карчык, Кикимора, Аждаһа, Куян һ.б. балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Клубта һәм китапханәдә ел дәвамында үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм Яңа Ел кәефе белән рухландылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү иде.
7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кырбаш һәм Мичәнбаш клуб хезмәткәрләре шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсенең үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды.Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан тора иде. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Явлаштау авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Кошларга ярдәм итик” дип исемләнгән жимлекләр ясау көне уздырды.Безнең якларда кышлаучы кошлар турында сөйләшкәннән соң балалар жимлекләр ясадылар. Ясалган жимлекне азык салып агачка элдек ,калган жимлекләрне балалар үзләре белән алдылар.Салкын кышкы көннәрдә без салган азыкны ашаган кошлар кышны исән-сау чыгарлар дигән өмет белән калабыз. Мондый чаралар туган якка,табигатькә мәхәббәт тәрбияли.
Шәмәрдән модель китапханәсендә «Дуслык» клубы әгъзалары өчен язучы, шагыйрь Ф.Сафинның 70 еллыгына багышланган әдәби сәгать узды. Ф.Сафин-танылган прозаик, шагыйрь, журналист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук А. Алиш, А. Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Очрашу барышында катнашучылар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Иң якты шигырьләр, тормышның төрле чорларында язылган хикәяләр һәм әкиятләрен укыдылар, авторның иң танылган "Гөлҗихан"әсәрен иҗат итү тарихы белән таныштылар.
8 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Укырга чакырабыз» исемле викторина үткәрделәр.
Викторина кагыйдәләре гади генә иде: балалар чиратлашып сорауларга җавап бирделәр, дөрес җавап өчен аларга баллар исәпләнде. Викторина төрле биремнәр буенча 5 турны үз эченә алды. Уен дәвамында балалар үзләренең яраткан китапларын искә төшерделәр, яраткан әсәрләрендәге геройларны таныдылар, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар һәм кемнеке булуын белделәр.
Чара бик кызыклы үтте. Әлбәттә, җиңелүчеләр булмады – ә дуслык җиңде.
Балаларның көтеп алган кышкы каникул чоры иң матур вакыт. Табигать үзенең матур һава торышы белән сөендерә, Яңа елга зур өмет, ышанычлар белән аяк басу үзе бер рәхәтлек бирә. Каникулны дөрес һәм файдалы итеп уздыру максатыннан китапханәдә күптөрле чаралар планлаштырыла. "Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Балалар кышкы табигать күренешләре белән бәйле рәсемнәр ясадылар, бу чара күңелле уеннар белән дәвам итте. Соңыннан барлык балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Гыйнвар башында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Балеева Полина һәм Иванова Элина (укытучысы Иванова М.И.) "Казан Кремле серләре"иллюстрацияләр конкурсында җиңеп, бүләкләү чарасына чакырылдылар. Конкурсны оештыручылар - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы һәм "Юлбасма"нәшрияты. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләренең иллюстрацияләре "Казан Кремле серләре" китабында басылып чыгачак.
Шулай ук конкурс җиңүчеләренә "Кремль Сакчысының серләре"дигән Яңа ел тамашасына билетлар бирелде.
Яңа ел бәйрәмнәре - әкият һәм тылсым чоры... Яңа ел бусагасын атлап кергән саен, күңелдә аеруча җылы була. Бу гаҗәеп вакыт, йөрәк һәм җан могҗиза көтеп тула.
6 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы әкиятләре куелды. Алар арасында Х.Андерсенның «Снежная королева»,В.Одоевскийның «Мороз Иванович», Рус халык әкияте «Морозко», «По шучьему веленью» һ.б. бар иде.
"Кышын кошларны ашатыгыз! "Бөтенроссия экологик акциясе" безнең илдә 2003 елдан бирле үткәрелә, аның максаты-кышлаучы кошларга ярдәм итү. Акция язучы Евгений Носов исеме белән бәйле, ул һәр көз Александр Яшинның «Кышын кошларны ашатыгыз " шигыре белән листовкалар элгән һәм ябыштырган..., кешеләрне бу мөһим эшкә җәлеп итәргә тырышкан. Бүген 5 гыйнварда Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар белән бергә «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрделәр. Китапханәче яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, кошларны кышкы тукландыруны ничек үткәрергә, нинди материаллардан һәм безнең канатлы дусларыбыз өчен азыкны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларның өй эше —кошларга азык ясау иде. Балалар әти-әниләре белән бергә үзләренең фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәтеп, кошлар өчен азык ясадылар. Чара ахырында кормушкаларга азык салып, агачларга асып куйдылар. Кошларга кыш көне ярдәм итәргә һәм анда даими рәвештә азык салырга кирәк булуы әйтелде.