"Компьютер артына утырма, ә урамда уйна" хәрәкәтле уеннары

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Җәй - дуслар белән күңелле вакыт үткәрү вакыты ул. Күңелле итеп уйнау өчен 28 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Компьютер артына утырма, ә урамда уйна" дигән конкурс программасы оештырдылар. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, шулай ук "Спортзнайка", "Зоркий глаз", "Прыжки с воздушным шариком" кебек конкурсларда катнаштылар. Чара кунаклары яшьтәшләренең дус компаниясендә күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар. Катнашучылар арасында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Алар бер-берсенең кәефен күтәрделәр һәм бергәләп атлау гына түгел, уйнау, дус булу һәм күңел ачуның да күңелле икәнлеген тагын бер кат исбат иттеләр. Балалар күңелле, якты, җылы һәм яхшы кәефле илгә эләктеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International