«Права на любой вкус»

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Шәмәрдән балалар китапханәсендә Шәмәрдәннең “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Права на любой вкус» дип исемләнгән хокукый грамоталылык сәгате узды. Балаларга мәгълүматны үзләштерү җиңелрәк булсын өчен, балалар китапханәсендә «Без үз хокукларыбызны белергә тиеш, чөнки алар барысы да мөһим» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара барышында балалар презентация ярдәмендә үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, викторинада актив катнаштылар.

Чара музыкаль интерактив өстәлдә уйнау һәм "Смешарики. Бала хокуклары әлифбасы" мультфильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International