Гаилә елы кысаларында "Туганнарның рухи очрашуы"

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Авылда туганлык бәйләнешләрен саклап торучы гаиләләр бик күп. Телефон яки видеоэлемтә күңелгә ятышлы сөйләшүне, тере аралашуны алыштыра алмый. Нәкъ менә шуңа күрә Керәнле авылы клубы мөдире Гарифуллиннар гаиләсенә Гаилә елы кысаларында «Туганнарның рухи очрашуын» оештырырга тәкъдим итте.

Очрашуга Гарифуллиннар нәселеннән 50ләп кеше килгән иде. Табигатьнең матур почмагында берничә буын – әби-бабайлар, балалар, оныклар, оныкчыклар җыелган. Һәркем үзенең гаиләсе, балалары һәм оныклары турында сөйләде. Балачакта үзләре белән булган кызыклы һәм күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, ничек укыганнар, әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм иткәннәр, уйнарга вакыт тапканнар. Әти-әниләре мисалында балаларын ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. Өлкәннәр яшьләргә гаилә тарихы, әби-бабайлары турында сөйләделәр, вафат булган якыннарын догалар белән искә алдылар, бүләкләр алмаштылар, филиал мөдире оештырган бәйгеләрдә катнаштылар. Очрашу җылы, күңелле атмосферада узды. Мондый очрашулар туганнарның мөнәсәбәтләрен ныгыта, якынайта, балалар үзләренең өч туган абыйлары һәм апалары белән аралаша, аларның кайда яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнүләрен белә. Тормыш бик кыска, һәм нәкъ менә шундый җылы очрашуларның һәр мизгеле аны якты истәлекләргә бай итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International