Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, яшьләр өчен «Татьянин көне» күңел ачу программасы узды, чара студентларны котлау, бәйрәм тарихы һәм традицияләре турында таныштыру булды. Программа төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте. Катнашучылар конкурсларда актив катнаштылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
27 гыйнвар — Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Холокост кабатланырга тиеш түгел” дип исемләнгән тарихи сәгать узды. Музей хезмәткәре миллионлаган яһүдләрнең коточкыч язмышы турында сөйләде. Укучылар Холокост фаҗигасенең фотоларын, нацистларның кешелексез сәясәте мисалларының берсе буларак карадылар.
25 гыйнварда район мәдәният йортында Гаилә елын ачу хөрмәтенә тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов катнашты. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, җәмгыять һәм Ватан тормышында аерым роль уйнавын билгеләп үтте. “Гаилә - без тормыш мәктәбен үткән, яратырга, гафу итәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнә торган урын, хезмәткә һәм якын кешең хакына барысын да эшләргә өйрәнәбез”.
"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар.
«Пушкин көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Пушкинны бөтен дөнья укый…» дип исемләнгән викторина уздырылды. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук А.С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән агач тактага рәсем төшерү буенча тематик мастер-класс тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә дә Александр Сергеевич Пушкинның искиткеч тарихка бай әсәрләре үсеп килүче яшь буын тарафыннан яратып укыла.
Фатих Кәрим - татар совет язучысы һәм шагыйре, патриотик һәм лирик әсәрләр авторы. Иҗатның күпчелек өлеше икенче бөтендөнья сугышына туры килә, анда автор батырларча катнашкан. 20 нче гасырның башы һәм уртасы бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләр өчен авыр сынаулар белән билгеләнде. Бу кырыс елларда атаклы татар язучысы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Фатих Вәли улы Кәримовка яшәргә һәм иҗат итәргә туры килә. Әдәбият иҗаты чорның иң мөһим мизгелләрен - 1917 елгы революциядән башлап Икенче бөтендөнья һәм коточкыч сталин репрессияләренә кадәр чагылдырды. 10 гыйнварда клуб мөдире һәм китапханәче Ф.Кәрим шигъриятенә багышланган “Ф.Кәрим иҗаты” поэзиясе кичәсе оештырдылар. Чарада авторның күп кенә шигырьләре яңгырады.
12 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында укытучы Хафизова Ч. Ф. җитәкләгән сыйныф укучыларының яңа ел концерты, сынлы сәнгать сыйныфында укучы балаларның ( укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р.) тематик рәсемнәрдән торган күргәзмә булды. Концертта укучылар төрле илләрдә Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Европа, Азия, Америкада Яңа елны каршы алу үзенчәлекләре, Россиядә аны бәйрәм итү һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
11 январь көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы, Саба районы ветераннар советы рәисе Ильясов Фәнил Ильяс улының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде. Фәнил Ильяс улы югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән ирешкән шәхес. Ул бер өлкәдә 40 ел эшләп, хезмәт юлын элемтә сыйфаты буенча оператордан башлап, Саба районы буенча “Россия почта”сы җитәкчесенә кадәр күтәрелгән хөрмәтле кеше. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен “Россия почтасы”ның Саба бүлеге начальнигы Заһидуллин Рафиль Рафаэль улы, Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, “Өлкәннәр” клубы әгъзалары җиткерделәр. Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырчы Айнур Гәрәев һәм баянист Айнур Габделхаков матур шигырь юллары һәм җыр аша кичәгә ямь өстәделәр. Чара ахырында китапханәчеләр дә Фәнил Ильяс улына якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.
Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә бәйрәм - Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. Клубта чираттагы бәйрәм, китапханә белән берлектә, "Чыршы кунакка чакыра" дигән исем астында узды. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтә иде. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, аның тирәсендә җырладылар һәм биеделәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.
Кышын сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк,салкын һавада үзеңне ничек тоту,чыныгу өчен ниләр эшләргә кирәк булуын барлык балалар да белеп бетермиләр.Шуны күздә тотып балалар белән “Сәламәтлек хакында” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Балалар белән кышкы салкыннарда ничек киенү,чыныктыру үзлегенә ия булган кышкы спорт уеннары хакында әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде. Соңыннан тау шуарга бардык.