ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2026 ел
җомга

Җәйге каникул көннәрендә, 2026 елның 31 июлендә "Гаилә" паркында  «Төрле буын биюләре»  мастер-классы узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Кешеләр ут табарга бик күптән өйрәнгәннәр. Ут кешегә тугры хезмәт итә. Бүген дә утсыз булмый: ул безне җылыта һәм ашата. Ләкин кешеләр ут белән сак эш итүне оныткач, ул үлем куркынычы астында кала. Ут, буйсынудан чыкканда, беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый. Янгын чыга. Янгын очраклылык түгел, ә дөрес булмаган тәртип нәтиҗәсе. Янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту белән балаларны кечкенәдән үк таныштырырга кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы проекты кысаларында урман музее хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лесхоз бистәсендәге янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырдылар. Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Саба отрядының урман хуҗалыгы поселогын саклау буенча аерым пост башлыгы Минһаҗев Р.Ш. балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырды. Формаль булмаган шартларда һөнәр турында сөйләде, техниканы күрсәтте, җиһазлар һәм җайланмалар белән таныштырды. Уен формасында куркынычсызлык кагыйдәләрен беркетте һәм өй шартларында шырпыларның ничек кулланылуын, аларның сак булмаган кулларга эләккән очракта ни белән куркыныч булуын аңлатты. Балаларга янгын вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга, куркынычны вакытында танырга, саклык чаралары күрергә, үзеңне якларга кирәклеге турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Кече Кибәче авыл китапханәсендә балалар өчен кызыклы уен формасында чара үткәрелде, ул китапның борынгы заманнардан алып бүгенгегә кадәр үсеш этаплары белән таныштыра. Нәрсәнедер истә калдыру өчен кешеләр агачларда, мәгарә диварларында киртләр ясаганнар, бау белән төенчекләр бәйләгәннәр — бу беренче китаплар булган. Кешеләр моннан алты мең ел элек язарга өйрәнгәннәр, кәгазьне моннан соң дүрт мең ел үткәч кенә ясый башлаганнар. Хәзерге вакытта китаплар кешене гомер буе озата бара, укуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә, ата-бабаларыбыз туплаган тәҗрибәне тапшыра. Чара барышында катнашучылар яңа китаплар белән дә таныша алдылар

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
июль, 2026 ел
сишәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен “Татар халык авыз иҗаты- безнең байлык” дип исемләнгән уен уздырылды. Чара барышында балалар халык иҗаты төрләре белән таныштылар, табышмаклар чиштелер, әкиятләр сөйләделәр, мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, татар халык уеннары өйрәнделәр. Чара милли мәдәнияткә кызыксыну уяту, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Катнашучылар бик актив булдылар. Чара уңышлы үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 Иске Икшермә мәдәният йортында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында "Чын күңелдән "исеме астында урам концерты үткәрелде. Ретро җырларны да, заманча композицияләрне дә чын күңелдән һәм ихлас башкарган үзешчән коллективлар һәм башкаручылар ярдәмендә концерт бик җылы һәм күңелле кабул ителде. Концерт номерлары арасында
"Йөзек салыш", "Гөлбану", "Биш парлы"халык уеннары оештырылды. Һәм, әлбәттә, килгән тамашачылар белән рәхәтләнеп татар биюен биедек. Катнашучыларның барысы да  бик күп уңай хис-кичерешләр алды.


27
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм акция дәвам итә. Бүген  Казаннан җәйге ялга кайткан балалар белән авторның яратып укый торган “Бала белән күбәләк” шигырен укыдык.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
июль, 2026 ел
якшәмбе

Музейлар системасы хезмәткәрләре “Гаилә” паркында “Татарстанда жәй” проекты кысаларында балалар өчен күңелле кичке ял тәкъдим итте. Биредә алар агач һәм гипс эшләнмәләрен буяу буенча мастер-классларда, уеннарда катнашты, табышмакларга жаваплар эзләде, кояш, яңгырны чакыру кебек эндәшләрне искә төшерде, Сабабыз турында әзерләнгән викторинада көч сынашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20-24нче июль көннәрендә Саба үзәк китапханәсендә 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар өчен “Драйвлето” лагеры оештырылды. Лагерьның һәр көне балаларның бер-берсен сәламләп флешмоб биюе белән башланды. Көн саен төрле мастер-класслар, сөйләм телен, тизлекне һәм белемне ныгыта торган уеннар оештырылды. Китапханәчеләр белән “Тәмле табын” сәгатендә печенье, сэндвич, торт һәм коктейль ясадылар. Ачык һавада хәрәкәтле уеннарда үз көчләрен сынадылар. Төрле темаларга квестлар балаларга аеруча ошады. Лагерьның һәр көне файдалы һәм кызыклы ял итүгә багышланды.Һәр бала лагерьга яратып йөрде һәм кабат килергә теләк белдереп таралыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
июль, 2026 ел
шимбә

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе балалар өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Бу пәнҗешәмбедә бөек татар шагыйренең «Карлыгач» дигән шигыре яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International