25 июль көнне "Татарстанда җәй" поекты кысаларында Кече. Кибәче авыл клубының ачык мәйданчыгында клуб һәм китапханә мөдире "Гел күңелле җырлар белән узсын безнең балачак! " дигән урам концерты үткәрделәр.Программа төрле иде , балалар җырлар башкардылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Концерт номерлары күңелле, балалар уеннары белән чиратлашып барды.Ахырда программада катнашучыларның барысы да тәм-томнар белән пакет алдылар. Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар,катнашучыларның әти-әниләре канәгать калды.