«Төрле буын биюләре»

2026 елның 31 июле, җомга

Җәйге каникул көннәрендә, 2026 елның 31 июлендә "Гаилә" паркында  «Төрле буын биюләре»  мастер-классы узды. "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  хореографлары Гарипова Г.М., Мөбәрәкҗанова А. З., Муллахмәтова А.М. җитәкчелегендә балалар, ата — аналар, әби - бабайлар бергәләп гади,ялкынлы хәрәкәтләрне ретро-вальстан һәм твисттан алып заманча ритмнарга кадәр өйрәнделәр. Мастер-класс җылы атмосфера, җанлы музыка һәм уртак бию уеннары белән утте. Бу биюләр буыннар арасындагы элемтәне ныгытты,мастер - класста катнашучылар вакытларын файдалы уздырып кына калмыйча, кунелләрендә онытылмаслык истәлекләр дә калдырырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International