20-24нче июль көннәрендә Саба үзәк китапханәсендә 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар өчен “Драйвлето” лагеры оештырылды. Лагерьның һәр көне балаларның бер-берсен сәламләп флешмоб биюе белән башланды. Көн саен төрле мастер-класслар, сөйләм телен, тизлекне һәм белемне ныгыта торган уеннар оештырылды. Китапханәчеләр белән “Тәмле табын” сәгатендә печенье, сэндвич, торт һәм коктейль ясадылар. Ачык һавада хәрәкәтле уеннарда үз көчләрен сынадылар. Төрле темаларга квестлар балаларга аеруча ошады. Лагерьның һәр көне файдалы һәм кызыклы ял итүгә багышланды.Һәр бала лагерьга яратып йөрде һәм кабат килергә теләк белдереп таралыштылар.