Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. 01 нче июнь көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуйда катнаштылар.
Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш " –(Сияние) тернәкләндерү үзәге "Бирна" җыенында актив катнашты .
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Ел саен Саба районында Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә территорияләрне яшелләндерү буенча киң колачлы патриотик акция үткәрелә. Бу игелекле инициатива төрле буын кешеләрен Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклап калу омтылышында берләштерә.
Истәлекле чарада катнашуга «Балкыш» үзәге директоры да кушылды, ул акциядә катнашучылар белән бергә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә агачлар утыртты. Утыртылган һәр агач-ул үсемлек кенә түгел, ә совет сугышчыларының батырлыгына мәңгелек рәхмәт һәм хөрмәт символы.
Саба муниципаль районының "Балкыш" үзәге " коллективы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган театральләштерелгән парад тантанасында актив катнашты.
Саба муниципаль районының "Балкыш "үзәге" социаль хезмәткәрләре Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парадта актив катнаштылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.