Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
2022-нче елның 5-нче маенда академик С.Н.Федоров исемендәге Чабоксар филиалының "Микрохирургия глаза" офтальмологлары тарафыннан тәрбияләнүчеләргә тикшерү уздырылды.
27-нче июнь көнне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры "Алтынчәч" спектаклен тәгъдим итте. "Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе йортында тәрбияләнүче балалар бу спектакльне Пушкин картасы программасы буенча карадылар.
24-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”нда тәрбиячеләр тәрбияләнүче балалар белән “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акциягә кушылдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.
Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. Җиңү волонтерлары белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Кызыл гвоздика үз иле өчен коелган кан символы, шулай ук Кызыл Байрак һәм җиңелмәс Кызыл Армия турында искә төшерү булып тора.
Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
17 июнь көнне Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Бу Бу ваемсыз вакыт белән саубуллашу да, кызыклы һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму да, олы,мәктәп тормышына аяк басу да.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге ндә ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез өчен куңел ачу чаралары үткәрелә .
10 июнь көнне Саба районы "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты" дәүләт казна учреждениесендә балалар Сабантуе үткәрелде.
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды, истәлекле бүләкләр бирелде.