24-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”нда тәрбиячеләр тәрбияләнүче балалар белән “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акциягә кушылдылар.
Акция наркотик һәм психоактив матдәләрдән явызларча файдалануны кисәтүгә юнәлтелгән төрле чаралар комплексын күздә тота. Бу бик мөһим проблема, аның белән һәркем очрашырга мөмкин. Шуңа күрә балаларга бу кыйммәтләрне сеңдерергә кирәк һәм бу киләчәктә наркотиклар һәм алкоголь куллану мәсьәләсендә тоткарлык тудыручы фактор булачак.
Тәрбиячеләр балалар белән дискуссия, викторина уеннары үткәрделәр, наркотикларга каршы видеороликлар карадылар. Шулай ук балалар "Наркотикларсыз тормыш"дигән темага лозунглар белән бик күп рәсемнәр ясадылар.Бу айның барлык чаралары да интернат-йорт балалары өчен бик файдалы булды. Бу чаралар ярдәмендә балалар наркоманиянең наркотикларга психик һәм физик бәйлелектә чагыла торган авыру икәнен, организмның нерв системасы һәм эчке органнар психикасы функцияләренең авыр бозылуына китерүен аңладылар.