21 нче октябрьдә тәрбияче Нуриева Л.Р. тарафыннан «Балаларның экстремаль һәм куркыныч хәлләрдә гамәлләре турында» тематик дәрес үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, дәвалау физкультурасы инструкторы Гатауллина Г.Ш. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
16 октябрьдә бөтен ил "Әтиләр көне"н билгеләп үтә. Ул РФ Президенты тарафыннан узган ел гына расланган һәм хәзер ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә директорыбыз М.М. Хуҗинны "Әтиләр көне" белән котлады. Ул бит безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысының да әтисе булып санала.
Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. 14 октябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән «Минем әти иң яхшысы» дигән темага чара һәм әтигә бүләк ясау буенча мастер-класс уздырды. Әлеге чараның максаты- әти кешегә карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Шигърият ул- йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе, серле дөнья. Шигырьләрдә шагыйрьләр матур киләчәк турында хыяллана һәм үткәннәрне искә төшерә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Н.А. Исмаилова “Социаль туризм” технологиясе нигезендә өлкәннәргә Лесхоз авылына экскурсия оештырды.
Ел саен 5нче октябрьдә йөздән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтә.
Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - барлык дәрәҗәләрдә сыйфатлы белем бирү процессында укытучыларның роле һәм казанышлары билгеләп үтелә торган көн, шулай ук аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2022 көнне Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.
Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә 2022 елның 30 сентябрендә Саба районы социаль өлкә оешмалары ветеран-җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл оештырдылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәле узды. Кунаклар оештырылган очрашудан бик канәгать калдылар.