Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә, Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр.
Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы һәм халкының батырлыклары чагылыш таба.Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «Минем Россиям»темасына иҗади рәсем көне оештырдылар.
22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен оештыру гадәти һәм күңелле традициягә әверелде. Персонал тырышлыгы белән үзәк территориясе гаҗәеп матур була. Якты чәчәк композицияләре үзәккә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.