ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

 Олы Нырты авыл китапханәсе Урта Нырты авыл клубы белән берлектә авыл яшьләре  арасында «Конституция – илнең Төп законы »дип исемләнгән башваткыч уены һәм әңгәмә үткәрделәр . Хокукый белемнәр илебезнең һәр гражданины өчен бик мөһим, шуңа күрә китапханәче катнашучыларга «Федерация», «Президент», «Парламент» төшенчәләрен искә төшерде, Конституция барлыкка килү тарихы, аның илнең Төп законы буларак формалашуының төп этаплары турында сөйләде. Төп закон демократик дәүләт корылышын ныгытты, анда иң югары максат кеше аның хокуклары һәм ирекләре белән санала. Әңгәмә дән соң чарада катнашучылар «Конституция – илнең Төп законы »дигән Башваткычның хокукый уенында катнаштылар. Анда җиңүче дип Әхмәтшина танылды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

4
декабрь, 2020 ел
җомга
3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн Совет һәм Рәсәй сугышчыларының хәтерен, батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Мостафина Г.Р. «Өлкәннәр»
клубы ветераннары өчен “Мәңгелек хәтердә” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды. Солдатларның 
батырлыклары турында сөйләде.“ Мишә дулкыннары” клубына йөрүчеләр белән һәлак булганнарны
искә алдык.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе
Игътибар!
2020 елның 3 – 10 декабрь аралыгында барыгызны да Дүртенче Бөтенроссия хокукый
(юридик) диктантында катнашырга чакырабыз. Диктантның төп бурычы - Россия
халкының хокукый белемнәре турында объектив мәгълүмат алу. Диктант онлайн режимда
юрдиктант.рф. рәсми порталында үткәрелә.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 22 ноябрь-бөек Россия лексикографы Владимир Иванович Дальның (1801-1872), «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы туган көне. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Шәмәрдән балалар китапханәсе 2020 елның 23 ноябрендә «Читайка» клуб берләшмәсе әгъзалары өчен «В гостях у Почемучки» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. «Толковая», «Замена», «Объяснение фразеологизмов», «Антонимы. Синонимы» тукталышларында балалар сүзлекләрдән сүзләр эзләделәр, аңлаттылар, фразеологизмнар, синонимнар белән алыштырдылар, аларның антонимнарын эзләделәр. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. белән берлектә «Словари русского языка», «Школьная пора, уроков – тьма!» презентацияләре ярдәмендә укучылар дөньяның иң танылган сүзлекләрен һәм рус теленең гадәти булмаган сүзлекләрен искә төшерделәр. Алар арасында: «Обратный словарь русского языка», «Обратный словарь русских личных имён», «Словарь редких и забытых слов», «Русские названия жителей» сүзлекләре бар иде. Укучылар игътибарына шулай ук «Они знают всё» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм уен формасында сүзлекләргә һәм энциклопедияләргә күзәтү ясалды. Библиографик дәрес "Невидящие" дип аталган физминут белән тәмамланды. Чара файдалы һәм кызыклы үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Югары Шытсу авылы китапханәсендә актер, педагог, ТАССРның атказанган артисты
Шамил Бариевның тууына 70 еллыкка багышланган әдәби кичә узды. Чара вакытында балаларга
актер, драматург, пьеса,театр, спектакль сүзләренең мәгънәләре җентекләп аңлатылды. Шамил
Бариевның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Аның башкаруындагы җырлар тыңланды,
спектакльләрдән җырлар яңгырады. Шулай ук Шамил Бариевның кызы Айгөл Бариева иҗатына
да тукталыш ясалды.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе


2020 елның 3 - 8 ноябрь көннәрендә Россия Федерациясенең һәр
субъектында V Юбилей халыкара «Зур этнографик диктант» акциясе узды. Акция
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.
Үткәрелгән анализ нигезендә, Татарстан Республикасы 2016 елда Россия
буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, уртача балл 81,3 не тәшкил итте. 2018 ел
нәтиҗәләре буенча Татарстан баллар саны буенча лидерлар өчлегенә кереп,
өченче урынны, 2019 елда Татарстан икенче урынны алды.
Быел әлеге акциядә мәдәният бүлегеннән 240 кеше катнашты.
Диктантта 30 тест биреме бар иде: 20 сорау гомумфедераль өлеш - барлык
катнашучылар өчен бердәм, 10 сорау региональ өлеш – Россия
Федерациясенең һәр субъекты өчен аерым сораулар. Катнашучылар югары
баллар җыеп Сертификатларга ия булдылар. Аларга зур
рәхмәтебезне җиткерәбез!

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Килдебәк авыл китапханәчесе "Мәкаль юкка гына әйтелми" дигән викторина үткәрде. Чара башында китапханәче балаларның мәкальләр һәм әйтемнәр турында белемнәрен гомумиләштерде, аларның халык телендә барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Викторина төрле конкурслардан төзелгән иде. Мәсәлән, беренче өлештә мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Киләсе ярышларда балалар буталган сүзләрдән мәкаль яки әйтемнәрне торгызып, хаталарын табып, канатлы гыйбарәләрне тулыландырдылар. Соңыннан район китапханәсе оештырган «Әдәби алан» проекты кысаларында, дәфтәрләргә биремнәрне эшләделәр.  Викторинада актив катнашучылар бүләкләр белән бүләкләнде.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп
үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары
әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле
җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән.
“Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек
бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме
кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән. Шул уңайдан, 28 октябрь көнне Саба
үзәк китапханәсенең “Сөембикә” клубы өчен «Өздерелгән очыш» дип исемләнгән сәяси
репрессия корбаннарын искә алу кичәсе уздырылды. Китап сөючеләребез Г.Тавлинның
“Афәт”, А.Гыйләҗевнең “Йәгез бер дога”, И.Салаховның “Колыма хикәяләре”
китапларын укып килгәннәр иде, укыган әсәрләреннән кичерешләре белән
уртаклаштылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе
26 октябрь көнне Югары Шытсу авылы китапханәсе Түбән Шытсу урта
мәктәбенең 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары өчен “Туган ягым
үзенчәлекләре” дип аталган китапханә сәгате үткәрде. Чара ТАССРга-100,
Сабага – 90 ел тулуга багышланды. Китапханә сәгате дәвамында “Туган ягым
үзенчәлекләре” дигән презентация күрсәтелде. Анда Саба ягына һәм Шытсу,
Елыш авылларына гына хас булган үзенчәлекләр турында сөйләнелде.
Балалар алган белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп ныгыттылар.
Китапханә сәгате “Әдәби алан” проектының биремнәрен үтәү белән
тәмамланды.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе
24 нче октябрь көнне Олы Шыңар авылы китапханәчесе, Олы Шыңар “Әллүки” балалар
бакчасы тәрбиячесе Сафина Римма Мөхәммәтнәҗиповна белән берлектә, “Китап – белем
чишмәсе” дип исемләнгән тема астында китапларга багышланган бәйрәм-чара
уздырдылар. Бәйрәмнең башы Бөек шагыйребезнең китап турындагы шигыре белән
башланып китте. Балаларга китапның кеше тормышында мөһим икәнлеге, китапны укырга яратырга кирәклеге турында сөйләнде. Китапка багышланган бик күп мәкальләр
укылды, кызыклы фактлар китерелде. Иң зур һәм иң кеченә китап турында да мәгълүмат
җиткерелде. Нәни дусларыбызны яңа матур балалар китаплары белән таныштырып китап
күргәзмәсе оештырылды. Әкиятләр укып, матур рәсемнәр күрсәтелде. Ахырдан ничек
уңайлы һәм матур итеп китап тышы ясап булуы турында мастер-класс тәкъдим ителде.
Балалар бәйрәмне бик ошаттылар, китап белән тагы да якыннан таныштылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International