Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп
үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары
әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле
җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән.
“Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек
бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме
кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән. Шул уңайдан, 28 октябрь көнне Саба
үзәк китапханәсенең “Сөембикә” клубы өчен «Өздерелгән очыш» дип исемләнгән сәяси
репрессия корбаннарын искә алу кичәсе уздырылды. Китап сөючеләребез Г.Тавлинның
“Афәт”, А.Гыйләҗевнең “Йәгез бер дога”, И.Салаховның “Колыма хикәяләре”
китапларын укып килгәннәр иде, укыган әсәрләреннән кичерешләре белән
уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International