22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 22 ноябрь-бөек Россия лексикографы Владимир Иванович Дальның (1801-1872), «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы туган көне. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Шәмәрдән балалар китапханәсе 2020 елның 23 ноябрендә «Читайка» клуб берләшмәсе әгъзалары өчен «В гостях у Почемучки» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. «Толковая», «Замена», «Объяснение фразеологизмов», «Антонимы. Синонимы» тукталышларында балалар сүзлекләрдән сүзләр эзләделәр, аңлаттылар, фразеологизмнар, синонимнар белән алыштырдылар, аларның антонимнарын эзләделәр. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. белән берлектә «Словари русского языка», «Школьная пора, уроков – тьма!» презентацияләре ярдәмендә укучылар дөньяның иң танылган сүзлекләрен һәм рус теленең гадәти булмаган сүзлекләрен искә төшерделәр. Алар арасында: «Обратный словарь русского языка», «Обратный словарь русских личных имён», «Словарь редких и забытых слов», «Русские названия жителей» сүзлекләре бар иде. Укучылар игътибарына шулай ук «Они знают всё» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм уен формасында сүзлекләргә һәм энциклопедияләргә күзәтү ясалды. Библиографик дәрес "Невидящие" дип аталган физминут белән тәмамланды. Чара файдалы һәм кызыклы үтте.