Килдебәк авыл китапханәчесе "Мәкаль юкка гына әйтелми" дигән викторина үткәрде. Чара башында китапханәче балаларның мәкальләр һәм әйтемнәр турында белемнәрен гомумиләштерде, аларның халык телендә барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Викторина төрле конкурслардан төзелгән иде. Мәсәлән, беренче өлештә мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Киләсе ярышларда балалар буталган сүзләрдән мәкаль яки әйтемнәрне торгызып, хаталарын табып, канатлы гыйбарәләрне тулыландырдылар. Соңыннан район китапханәсе оештырган «Әдәби алан» проекты кысаларында, дәфтәрләргә биремнәрне эшләделәр. Викторинада актив катнашучылар бүләкләр белән бүләкләнде.