"Китап - белем чишмәсе" – бәйрәм-чара.

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе
24 нче октябрь көнне Олы Шыңар авылы китапханәчесе, Олы Шыңар “Әллүки” балалар
бакчасы тәрбиячесе Сафина Римма Мөхәммәтнәҗиповна белән берлектә, “Китап – белем
чишмәсе” дип исемләнгән тема астында китапларга багышланган бәйрәм-чара
уздырдылар. Бәйрәмнең башы Бөек шагыйребезнен китап турындагы шигыре белән
башланып китте. Балаларга китапның кеше тормышында мөһим икәнлеге, китапны укырга яратырга кирәклеге турында сөйләнде. Китапка багышланган бик күп мәкальләр
укылды, кызыклы фактлар китерелде. Иң зур һәм иң кеченә китап турында да мәгълүмат
җиткерелде. Нәни дусларыбызны яңа матур балалар китаплары белән таныштырып китап
күргәзмәсе оештырылды. Әкиятләр укып, матур рәсемнәр күрсәтелде. Ахырдан ничек
уңайлы һәм матур итеп китап тышы ясап булуы турында мастер-класс тәкъдим ителде.
Балалар бәйрәмне бик ошаттылар, китап белән тагы да якыннан таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International