25 АВГУСТ КӨННЕ «SABA PARK»ЫНДА РАЙОН КИТАПХАНӘСЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ «ТАТАРСТАН - КҮПМИЛЛӘТЛЕ РЕСПУБЛИКА!» -ӘҢГӘМӘ УЗДЫРДЫЛАР. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БАЙ МИРАСЫ, ТАРИХЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ БИРДЕЛӘР.
«Ямьле Саба» яр буенда, Район үзәк китапханәсе “Ямьле җәй – китаплы җәй” дип исемләнгән “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасын уздырды. Әлеге бәйге “Әдәби алан” проекты кысаларында эшләп килә. “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы алып баручысы Руслан Илшат улы Хафизов, Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләделәр. “Ижади алан” һәм “Оста куллар аланы” – мастер классларда, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы оештырган уеннар да балалар бик актив катнаштылар.
19 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар.
Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл ул безнең туган як җире! Көмеш сулы елга-чишмәләрнең, саф һавалы урманнарның яменә сокланмаска мөмкинме? Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?Туган ягыбызга сәяхәтне кайдан башларга соң? Әләбәттә, су буеннан – Мишә елгасыннан, чөнки безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле.
17 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, хәрәкәтле “Чибәр кыз, син кайда?”, “Алтын капка” милли уеннар уйнадылар.
Чишмәләр—су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, табигать һәйкәлләре дә алар. Бүген 12 нче август, җәйнең матур бер көнендә Байлар Сабасы бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты “Саба чишмәләре – халкым йолалары” исеме астында гөрләп үтте. Әлеге проект “Чишмә- яшәү чыганагы”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам ягым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә алды. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Келтер” чишмәсе янында узды.
Китап укучыларны китапханәгә ничек җәлеп итәргә?
Моның өчен китапханә мавыктыргыч чаралар гына түгел, ә яңа эш формалары да эзли. Шундый формаларның берсе - китапханә акцияләре.
11 август көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре «Саба» паркында «Укучы эскәмия» акциясен оештырдылар. Безнең эскәмиядә китап укучыларга төрле жанрдагы китаплар – матур әдәбият, детективлар, романнар, балалар әдәбияты тәкъдим ителде. Китапханәчеләр китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Шатлык” балалар бакчасында тәрбия алучы балалар өчен “Витаминлы бум” исеме астында сәламәтлек бәйрәме уздырдылар. Балаларны физминутка белән әкият геройлары каршы алды. Төлке китаплар турында легенда сөйләп үзды. Чара “Тәмле сандык”, “Ярый, ярамый”, “Витаминлы кәрзин” уеннары белән үрелеп барды. Балалар әкият геройлары белән берлектә файдалы яшелчәләр рәсемнәрен асфальтка акбур белән ясадылар. Бәйрәм күмәк флешмоб белән тәмамланды.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2002 елда барлыкка килгән Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Минем ягымлы һәм назлы җәнлегем» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбия алучы балалар өчен “Сәламәт яшәү” исеме астында сәламәтлек бәйрәме уздырдылар. Балаларны физминутка белән әкият геройлары каршы алды. Шүрәле китаплар турында легенда сөйләп үзды. Чара “Тәмле сандык”, “Ярый, ярамый”, “Витаминлы кәрзин” уеннары белән үрелеп барды. Балалар әкият геройлары белән берлектә файдалы яшелчәләр рәсемнәрен асфальтка акбур белән ясадылар. Бәйрәм күмәк флешмоб белән тәмамланды.