Авыр минутларда һәр кешегә җылы сүз кирәк. Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга да җылы сүз җан азыгы. Россиянең һәр төбәгеннән укучылар солдатларның, офицерларның күңелен күреп, сөендереп торалар. 7 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары язган күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар һәм ясаган матур открыткалар тиздән солдат абыйларын сөендерәчәк.
2024 елның 3 февралендә Казан шәһәрендә SFORZANDO хәйрия проекты кысаларында ll Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча конкурс узды. Барлыгы 40 солист катнашты. Алар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано белгечлеге буенча 3 сыйныф укучысы Сәфәрова Наиля (укытучысы Зәйнетдинова З.З) катнашты. Уңышлы чыгышның нәтиҗәсе - 1 дәрәҗә лауреат исеме. Бу конкурс мөмкинлекләре чикләнгән балаларга югалып калмаска, үзеңне бар кеше белән тигез күрергә кирәклеген төшендерү мөмкинлеге бирде.
2024 елның 24-28 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дип исемләнгән VIII Бөтенроссия музыка башкаручы музыкантлар конкурсы узды. Чара Гнесина исемендәге музыка академиясендә булды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.
2024 елның 27 гыйнварында Казанда, "Казан - ЮНЕСКО музыкаль Шәһәре" чаралар исемлегендә булган "100/Лица" республика проекты кысаларында, милли музыка сәнгатенең башлангычында торган бөек татар композиторы Нәҗиб Җигановка багышланган "Жиганов-Vivo" IX ачык республика фестиваль-конкурсы узды. Аның җиңел кулы белән Казан дәүләт консерваториясе, Татар филармониясе ачыла һәм башка бик күп мөһим музыкаль вакыйгалар була.
2024 елның 27 гыйнварында Казан шәһәре Ленин исемендәге концертлар залында "Талантлар симфониясе" халыкара сәнгать конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары катнашты.
Нәтиҗәләр: "Тамчы” вокаль - хореографик ансамбле - 1 дәрәҗә лауреат (укытучылары Харрасова Л.А., Свищева Л. А);
Балеева Арина ( соло) - 2 дәрәҗә лауреат ( укытучысы Харрасова Л.А.);
Әхмәтова Зәринә ( соло) - 3 дәрәҗә лауреат ( укытучысы Харрасова Л.А.);
Кузьмина Таисия, Кузьмина Полина ( соло ) - 3 дәрәҗә лауреат ( укытучылары Харрасова Л.А.).
“Пушкин көннәре” бөтенроссия акциясе кысаларында, 19январь көнне, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Пушкин әкиятләренең могҗизалы утравы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Башта балалар А.С.Пушкин биографиясе һәм аның иҗаты белән таныштылар. Аннары катнашучылар әкиятләрнең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә киттеләр, анда аларны төрле маҗаралар һәм кызыклы биремнәр көтә иде. Яшь укучылар әкиятләрне өзек-өзек җаваплар белән эзләп карадылар һәм әкият персонажларын аларның тасвирламасы буенча аңладылар. Балаларның Пушкинны белүен, Пушкинны укуын һәм аның әдәби мирасын яратуларын аңлау күңелле.
Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр»нең чираттагы утырышы танылган сынчы якташыбыз, Кадим Җәмитовның туган көне уңаеннан оештырылды. Аның тормышы, иҗаты, тырыш хезмәте турында әңгәмә корылды. Сынчының музейга куелган барлык әсәрләре дә шамот ташыннан ясалган. Ул үзе ясаган сыннарга сизелер-сизелмәс кенә төс-буяу салырга ярата. Кадим Җәмитов үзе иҗат итәргә алынган персонажның, гәүдәләндерергә теләгән образның билгеле бер мөһиттә яшәве, үз чоры белән багышланышта булган композицион чишелеше табылуы мөһим. Сынчы, шул рәвешле, үз әсәрләренең сәнгати кыйммәтен раслап кына калмый, ә бәлки героеның тарихи чынбарлык белән бәйләнешен,бүгенге белән мөнәсәбәтен дә ачып бирә.
Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу – бик мөһим көн, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора. Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Дары Земли не вечны, берегите их!» дигән темага экологик сәгать үткәрделәр. Балаларга сирәк һәм кыйммәтле үсемлекләр, хайваннар, табигатьнең уникаль участоклары, мәдәни кыйммәтләре саклана торган парклар турында сөйләделәр. Алар хайваннар дөньясындагы җәнлекләрне мавыктыргыч викторинада актив катнашып белә алдылар.
Явлаштау авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Кошларга ярдәм итик” дип исемләнгән жимлекләр ясау көне уздырды.Безнең якларда кышлаучы кошлар турында сөйләшкәннән соң балалар жимлекләр ясадылар. Ясалган жимлекне азык салып агачка элдек ,калган жимлекләрне балалар үзләре белән алдылар.Салкын кышкы көннәрдә без салган азыкны ашаган кошлар кышны исән-сау чыгарлар дигән өмет белән калабыз. Мондый чаралар туган якка,табигатькә мәхәббәт тәрбияли.
Балаларның көтеп алган кышкы каникул чоры иң матур вакыт. Табигать үзенең матур һава торышы белән сөендерә, Яңа елга зур өмет, ышанычлар белән аяк басу үзе бер рәхәтлек бирә. Каникулны дөрес һәм файдалы итеп уздыру максатыннан китапханәдә күптөрле чаралар планлаштырыла. "Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Балалар кышкы табигать күренешләре белән бәйле рәсемнәр ясадылар, бу чара күңелле уеннар белән дәвам итте. Соңыннан барлык балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.