"Жиганов-Vivo" IX ачык республика фестиваль-конкурсында Саба балалар сәнгать мәктәбе пианисткасы лауреат исеменә лаек булды.

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 27 гыйнварында Казанда, "Казан - ЮНЕСКО музыкаль Шәһәре" чаралар исемлегендә булган "100/Лица" республика проекты кысаларында, милли музыка сәнгатенең башлангычында торган бөек татар композиторы Нәҗиб Җигановка багышланган "Жиганов-Vivo" IX ачык республика фестиваль-конкурсы узды. Аның җиңел кулы белән Казан дәүләт консерваториясе, Татар филармониясе ачыла һәм башка бик күп мөһим музыкаль вакыйгалар була. Конкурсның жюри әгъзалары булып Казан дәүләт консерваториясенең әйдәп баручы профессорлары тора. Катнашучыларга татар композиторларының төрле характерлы 2 әсәрен башкарырга кирәк иде, шуларның берсе - Н.Җиһанов әсәре.

Конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе пианисткасы Мөхәммәдиева Мәрьям (укытучысы Яхина Г.И.) катнашты.  Ул ІІ дәрәҗә лауреат исемен яулады. Укучыбызны матур чыгышы белән котлыйбыз һәм алга таба иҗади казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International