Ике басу Арташ авыл китапханәсе территориясендә "Юл йөрү кагыйдәләре" исемле ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ә балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бүгенге көндә һәр балада да велосипед бар. Велосипедта йөрүнең үз кагыйдәләре бар һәм шул кагыйдәләрне дөрес үтәгән очракта гына балалар имгәнүләрсез исән-имин йөри алалар. Бүгенге очрашу барышында инспектор балаларга велосипедта йөргәндә нинди саклану чараларын кулланырга: шлем, перчатка, наколенниклар кию кирәклеге турында сөйләп үтте. Юлда йөргәндә һәркемдә дә уткайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искәртеп китте. Соңыннан балалар "Акыллы һәм катлаулы юл кагыйдәләре" дип аталган викторинада катнаштылар, пазллар җыйдылар, төрле төсле акбур ярдәмендә асфальтта "Юл билгеләре" ясадылар һәм ребуслар чиштеләр. Шулай итеп, бүгенге көн бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте, балалар вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чарада барлыгы 14 бала катнашты. Ә инде соңыннан инспектор балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, «Ямьле Саба» проекты кысаларында, «Туган ягым чишмәләре» дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар бик матур, уңай тәэсирләр калдырды. Шулай ук «Су патшабикәсе" викторинасында катнашып истәлекле бүләкләр иясе булдылар.
Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми... Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан сабалыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди хисләр уята...
Чыннын да, 8 июль көнне илебез гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Гаилә мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булып тора. Саба район үзәк китапхәнәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, бәйрәм көнне китап укучыларга һәм сабалыларга “Гаилә илһам чыганагы” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм фотозона фонында видеоролик, карточкаларга төшерү оештырды.
Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга хөрмәт күрсәтү, игътибар бирү, үзеңне чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.
Күп кенә вакыт кешеләр үз хокукларын белмиләр. Хокукларны белмәү
аркасында үз- үзләрен яклый да алмыйлар. Бүген Олы Кибәче авыл
китапханәсе мөдире китап укучылар белән «Үз үзеңә адвокат» дигән темага
хокук дәресе уздырды. Дәрес барышында балаларга кеше хокуклары
бозылуга мисал булып торган әкиятләрдән өзекләр китерелде, китап
укучылар әлеге әкияне һәм аның авторын танырга тиеш иделәр. Балалар
әкиятләрне дөрес таныдылар. Чараның икенче өлешендә сәламәт яшәүне
пропагандалап, хәрәкәтле уеннар уйнадык
3 июль көнне Казанда узган II Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Оет авыл китапханәсенең актив китап укучысы Гыйльметдинова Әдилә Азат кызы да катнашты.Әдилә бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганы өчен II нче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Кеше үз тормышында иң җаваплы адым ясарга – һөнәр сайларга тиеш. Һөнәр-ул аңлы рәвештә сайланган Үзән, аңа күп көч һәм вакыт салачаксың. Сәләт һәм характер сыйфатларының синең эшчәнлек төренә туры килүе бик мөһим. Кеше сайлый торган һөнәр аның киләчәген билгели. Күпләр өчен сайлау эшчәнлеге җиңел түгел. Бу-кеше үз тормышында кабул итә торган иң мөһим карарларның берсе. 2 август көнне эшче һөнәрләр елы кысаларында Арташ авыл китапханәсе Олы Арташ авыл клубы белән берлектә " үз һөнәреңә чакырам»дигән темага экскурсия үткәрделәр. Экскурсия барышында балалар яңа технология буенча эшләнгән ферма белән таныштылар, тегермәнне, катнаш азык әзерләү цехларын карадылар. Алар аңладылар, ничек авыр, сабыр һәм күп көч сарыф ителә эшкә безнең бабалар һәм әтиләр. Аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез. Чарада 10 бала катнашты. Үткәрү вакыты: 13:00-15:00.