"Юл йөрү кагыйдәләре"

2020 елның 11 июле, шимбә

Ике басу Арташ авыл китапханәсе территориясендә "Юл йөрү кагыйдәләре" исемле ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ә балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бүгенге көндә һәр балада да велосипед бар. Велосипедта йөрүнең үз кагыйдәләре бар һәм шул кагыйдәләрне дөрес үтәгән очракта гына балалар имгәнүләрсез исән-имин йөри алалар. Бүгенге очрашу барышында инспектор балаларга велосипедта йөргәндә нинди  саклану чараларын кулланырга: шлем, перчатка, наколенниклар кию кирәклеге турында сөйләп үтте. Юлда йөргәндә һәркемдә дә уткайтаргыч элементлар  булырга тиешлеге турында искәртеп китте. Соңыннан балалар "Акыллы һәм катлаулы юл кагыйдәләре" дип аталган викторинада катнаштылар, пазллар җыйдылар, төрле төсле акбур ярдәмендә асфальтта "Юл билгеләре" ясадылар һәм ребуслар чиштеләр. Шулай итеп, бүгенге көн бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте, балалар вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чарада барлыгы 14 бала катнашты.  Ә инде соңыннан инспектор балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International