«Ямьле Саба» проекты. «Туган ягым чишмәләре» - экологик маршрут.

2020 елның 10 июле, җомга

Район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, «Ямьле Саба» проекты кысаларында, «Туган ягым чишмәләре» дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар бик матур, уңай тәэсирләр калдырды. Шулай ук «Су патшабикәсе" викторинасында катнашып истәлекле бүләкләр иясе булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International