ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

1 июльдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы сәнгать бүлеге укучылары (укытучысы Мифтахова Ф.И.) Шәмәрдән урман паркында акварель белән төрле агачларның рәсемен ясадылар. Агачлар, яфраклар, чәчәкләр ясаганда, укучылар аларның формасына, төсләр байлыгына игътибар иттеләр. Рәсем ясау тәмамланганнан соң,  саф һавада пикник оештырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге

25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген 2024 елның 25 июнендә Саба районының «Ямьле Саба» яр буенда МБОУ ДО «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылар белән бергә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дип исемләнгән уен - викторина үткәрделәр.

Тэги: мәдәният бүлеге

13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә илебез төп бәйрәмнәрнең берсен - Россия көнен билгеләп үтә. Бүген Россиянең дәүләт бәйрәме уңаеннан "Гаилә" паркында МБОУ ДО "Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы сувенир әйберләр сату-күргәзмәсе һәм мастер-класс үткәрделәр. Сувенирларны һәм бизәнү әйберләрен сайлау өлкәннәрне дә, балаларны да битараф калдырмады. Теләүчеләр бик теләп истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Сабаның "Гаилә" паркында музыка бүлеге укучыларының "Тылсымлы төймәләр" дип исемләнгән концерты булып узды. Концерт программасында  төрле стильдә, жанрда һәм чорларда язылган әсәрләр яңгырады.Тамашачылар алдында барлык сыйныф укучылары чыгыш ясады, кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер укучылар өчен әлеге концерт иҗади дебют, ә төрле чараларда күп тапкыр чыгыш ясаучы балалар өчен бу чыгыш сәхнә тәҗрибәсен киңәйтүдә тагын бер баскыч булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

2
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Саба китапханәсе Гаилә паркында узган Балаларны яклау көненә карата багышланган бәйрәм чарасында мастер- класслар белән катнашты. Балалар бик теләп браслет, муенса ясадылар, гипстан фигуралар, сумка шоперлар бизәделәр. 

Тэги: мәдәният бүлеге

1
июнь, 2024 ел
шимбә

Җәйге каникулларның беренче көнендә, 1 июньдә, «Гаилә» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт узды. Тамашачылар   Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат коллективларының, солист инструменталистларның, вокалистларның искиткеч концертын күрделәр. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Р.Ф. мөрәҗәгать итте. Ул төрле конкурсларда Гран-при дипломы ияләренә Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәтен һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Тэги: мәдәният бүлеге

31
май, 2024 ел
җомга

2024 елның 31 маенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  күптән көтелгән һәм искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. 39 чибәр, өмет белән тулы егетләр һәм кызлар мәктәп тарихына үз битләрен язып, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

24
май, 2024 ел
җомга

2024 елның 24 маенда район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Бергә булу - зур бәхет!» дип исемләнгән концерты булып узды.

 Педагоглар һәм укучылар Россия армиясенә һәм Ватанны саклауда катнашкан солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан искиткеч концерт әзерләгәннәр. Сәхнәдән таныш  һәм тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Һәр композиция  үзенчәлекле:  эчкерсез, күңелгә үтеп керә торган. Чыгыш ясаучылар әсәр белән бәйле булган хисләрнең бөтен гаммасын җиткерергә тырыштылар. Классик музыка, дәртле биюләр, Ватан, гаилә турында җырлар, таныш көйләр тамашачыга матур эмоцияләр бүләк итте.

Чара җылы атмосферада узды, тамашачы катнашучыларга алкышлар белән рәхмәт белдерде.

Тэги: мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

21
май, 2024 ел
сишәмбе

 2024 елның 22 маенда МББУ "Эзмә мәктәбе"ндә 8,9 һәм 10 сыйныф укучылары өчен "Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сангәть мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы "Татар бизәкләре" дигән татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга эшләнмәне әзерләү технологиясе һәм аны турыдан-туры бизәкләү күрсәтелде. Укучылар үз зәвыгы белән бизәнү әйберләрен яратып башкардылар һәм мастер-классны тәмамлагач, эпоксид сумала белән тутырдылар. Милли татар бизәнү әйберләрен кием-салымны бизәү өчен генә түгел, сувенир һәм бүләк итеп тә кулланырга мөмкин. Барлык укучыларга да яңа технологияләр үзләштерүдә уңышлар телибез.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International