ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган волейбол Чемпионатында безнең оешмадан ике команда катнашты. Нәтиҗәдә, ФБП-1 командасы матур уен күрсәтеп, 2нче урын яулады. Рузилә Рахимуллина команданың иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды.


22
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Финанс-бюджет палатасында ел дәвамында профсоюз тормышында даими катнашып килгән, актив тормыш позициясе алып барган хезмәткәрләр билгеләп үтелә. Бүген дә Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Ләйсән Әхмәтшина адресына матур теләкләр яңгырады һәм аңа Республика профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.  

Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз арасында җитәкчебез, Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов та бар. Әлеге дәрәҗәле күрсәткечне раслаучы Таныклыкны аңа Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов тапшырды. Әлбәттә, бу мактаулы билге генә түгел, ә аларның намуслы хезмәтен һәм профессиональлеген җәмәгатьчелекнең тануы да. Җитәкчебезгә алга таба да сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез.


21
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

Финанс - бюджет палатасында эшләүчеләрнең, сайлауларда катнашучы һәр кешенеке кебек, теләкләре әнә шундый.
Өч көн дәвамында үтүче Дәүләт Думасына депутлар сайлауда безнең хезмәткәрләр дә бердәм катнашты һәм лаеклы кандидатуралар өчен тавышларын бирделәр.

Байлар Сабасында традицион Кабак бәйрәме булып узды. Финанс - бюджет палатасы елдагыча активлык күрсәтеп, бәйрәмдә катнашты һәм "Иң яхшы фотозона" номинациясендә Гран - прига ия булды. Агымдагы ел Габдулла Тукайның 140 еллыгы белән истәлекле ел. Сабалылар Тукай образын яратып кабул иттеләр һәм бик теләп аның белән фотосурәткә дә төштеләр. Шулай ук зур кызыксыну белән иҗади биремнәр дә эшләделәр: тәкъдим ителгән икеюллыкка өстәп шигъри юллар да иҗат иттеләр, афәрин!
Бүгенге көн - ул вакыйга, иртәгә инде ул тарих. Ә фотосурәтләрдә шул тарих эзләре сакланачак. Бүгенге көзге кояшлы көн дә бәйрәм кунакларының фотосурәтләрендә озак еллар җылы истәлек булып саклансын иде дип телибез.


17
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз арасында Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең бүлек җитәкчесе Ленар Фәйзетдинов та бар. Әлеге дәрәҗәле күрсәткечне раслаучы Таныклыкны аңа Саба мунициплаь районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов һәм “Яңа кешеләр” партиясе депутаты Әмир Мәхсүд улы Хәмитов тапшырды.

 

 


11
сентябрь, 2026 ел
җомга

Бу көннәрдә хатын-кызлар командалары арасында волейбол уеннары буенча район Чемпионаты бара. Финанс – бюджет палатасы кызлары исә әлеге уеннарда ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңүле уңышлар телибез.


1
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Узган ялларда районда велосипедта узышу ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда Финанс – бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 1 урынга лаек булды. Коллегабызны матур күрсәткечле җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә нәтиҗәле старт-финиш юллары телибез.


31
август, 2026 ел
дүшәмбе

Елдагыча быел да районыбызда “Чәчәкле Саба” бәйгесе үткәрелде. Финанс – бюджет палатасы әлеге бәйгедә катнашып, 2 урынга лаек булды. Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле: егетләр казып, ясап биргән түтәлләргә кызларыбыз чәчәкләр утыртты. Җәй буе чүпләрен утап, су сибеп үстерделәр чәчәкләрне. Һәр матурлык игътибар, тәрбия сорый шул. Шуннан соң гына матур нәтиҗә дә бирә.


26
август, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Булачак укучылар белән үткәрелгән чара да нәниләрнең инде мәктәпкә әзер икәнлекләрен, хәрефләр – саннар дөньясы белән өлешчә таныш булуларын исбатлады.  

Балаларга әти – әниләренең эш урынында булу, аларның һөнәрләре белән якыннан танышу, әлбәттә, балачак истәлекләре арасында аерым бер урын алыр, дип ышанабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International