Байлар Сабасында традицион Кабак бәйрәме булып узды. Финанс - бюджет палатасы елдагыча активлык күрсәтеп, бәйрәмдә катнашты һәм "Иң яхшы фотозона" номинациясендә Гран - прига ия булды. Агымдагы ел Габдулла Тукайның 140 еллыгы белән истәлекле ел. Сабалылар Тукай образын яратып кабул иттеләр һәм бик теләп аның белән фотосурәткә дә төштеләр. Шулай ук зур кызыксыну белән иҗади биремнәр дә эшләделәр: тәкъдим ителгән икеюллыкка өстәп шигъри юллар да иҗат иттеләр, афәрин!
Бүгенге көн - ул вакыйга, иртәгә инде ул тарих. Ә фотосурәтләрдә шул тарих эзләре сакланачак. Бүгенге көзге кояшлы көн дә бәйрәм кунакларының фотосурәтләрендә озак еллар җылы истәлек булып саклансын иде дип телибез.