Республиканың Электрон Мактау тактасына кертелү турындагы таныклык тапшырылды

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз арасында җитәкчебез, Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов та бар. Әлеге дәрәҗәле күрсәткечне раслаучы Таныклыкны аңа Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов тапшырды. Әлбәттә, бу мактаулы билге генә түгел, ә аларның намуслы хезмәтен һәм профессиональлеген җәмәгатьчелекнең тануы да. Җитәкчебезгә алга таба да сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International