Финанс-бюджет палатасында ел дәвамында профсоюз тормышында даими катнашып килгән, актив тормыш позициясе алып барган хезмәткәрләр билгеләп үтелә. Бүген дә Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Ләйсән Әхмәтшина адресына матур теләкләр яңгырады һәм аңа Республика профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.