Финанс – бюджет палатасы беренче сыйныфка барачак укучыларны кабул итте

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Булачак укучылар белән үткәрелгән чара да нәниләрнең инде мәктәпкә әзер икәнлекләрен, хәрефләр – саннар дөньясы белән өлешчә таныш булуларын исбатлады.  

Балаларга әти – әниләренең эш урынында булу, аларның һөнәрләре белән якыннан танышу, әлбәттә, балачак истәлекләре арасында аерым бер урын алыр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International