Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре авыл өлкәннәре белән Казан шәһәренә мәдәни сәяхәт оештырдылар. Иске Татар бистәсендә тарихи урыннарны карап, “Килен йорты”музее белән таныштылар, Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә керделәр.Сәяхәт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”спектаклен карау белән дәвам итте.