Республиканың иң яхшы ЮИД командаларын җыючы “Имин тәгәрмәч” ярышы быел «Камский Артек» ял үзәге базасында узды. Иң яхшылар дип аталу хокукы өчен 58 команда көрәште. Заһидуллин Самат, Заһидуллина Сәидә, Гыйләҗиева Иделия һәм Габдрахманов Илзат составындагы «Светофор» командасы Саба районын лаеклы тәкъдим итүгә иреште. Конкурс берничә этаптан тора, анда яшь инспекторлар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын түбәндәге өлкәләрдә күрсәттеләр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү; беренче ярдәм күрсәтү; велосипедта йөрү күнекмәләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре; СИМ белән идарә итү; иҗади конкурс. Безнең команда иң яхшы унлыкка керде һәм «Имин тәгәрмәч – 2026»конкурсының республика этабы призеры булды. Җитәкчесе: Габдрахманов Илназ Вакиф улы. Балалар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм оештыручылардан сертификатлар белән бүләкләнделәр.