«Ышаныч минутлары»

2026 елның 24 мае, якшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды.

«Ышаныч минутлары» исемле чара бик мөһим темага — вакытында дөрес ярдәм сорый белүгә багышланды. Балалар ышаныч телефоны — ата-аналар яки дуслар белән сөйләшергә батырчылык җитмәгәндә, күңел тынычлыгы өчен ышанычлы ярдәм икәнен белделәр. Җаваплы һәм аноним шалтырату иң авыр хәлне дә хәл итә алуын аңладылар.

Очрашу азагында китапханәче яшь укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Бу чара игелекле киңәшләрне һәм ярдәмне телефон гына түгел, ә китап битләреннән дә табып булуның чираттагы искәртүе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International