Саба урта мәктәбендә әти-әниләр өчен «Имин балачак - гомуми җаваплылык» район форумы узды

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

    14нче майда  Саба урта мәктәбе базасында яшь буын арасында куркынычсызлык, тискәре күренешләрне тәрбияләү һәм профилактикалау мәсьәләләренә багышланган ата-аналар өчен район форумы узды. Чара ата-аналарны, педагогларны, хакимият органнары вәкилләрен һәм балалар өчен имин һәм ярдәмчел мохит булдыруда кызыксынучы белгечләрне берләштерде. Форумның пленар өлеше кысаларында белем бирүгә, куркынычларны профилактикалауга һәм гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга заманча якын килү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Капитонова Гөлназ Таһир кызы «Мәгариф эшен заманча якын килеп алып бару», Саба муниципаль районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Шәймарданов Раиль Нил улы “Балигъ булмаганнарны диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү куркынычы һәм аларны профилактикалау бурычы турында сәйләде. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм хәл итү юллары бн бүлеште. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатъ улы «Балигъ булмаганнарның көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвенә ирешү» дигән темага чыгыш ясады. Саба муниципаль районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Самарина Алина Казбековна гаджетларның файдасы һәм зыяны турында аңлатты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советының Саба районындагы вәкиле Әкбәрова Резидә Камил кызы гаилә һәм мәктәпнең бердәм эшчәнлеге хакында сөйләде.

   Пленар утырыш тәмамланганнан соң, форумда катнашучылар район мәктәпләренең педагогик коллективлары әзерләгән мастер-классларда катнаштылар. Мастер-класслар тәҗрибә уртаклашуга, ата-ана компетенцияләрен үстерүгә һәм гаилә белән мәктәп арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле практикалары турында фикер алышуга юнәлдерелгән иде. Форум диалог өчен мөһим мәйданчыкка әверелде, ата-аналар һәм мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, шулай ук заманча мәсьәләләр һәм аларны җиңү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International