18нче май көнне КСК "Сабантуй" базасында фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар алган укучылар һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Чара быел Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Мәктәпкә белем бирү елы"н тантаналы төстә ачу белән башланып китте. Фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга, аларның укытучыларына һәм әти – әниләргә район башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановның рәхмәт сузе тапшырылды. Аннары сәхнәдә һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулаган педагоглар тәбрикләнде.
2025-2026нчы уку елында республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында барлыгы 196 призлы урын алынды, шуның 4се Россия күләмендә.
Ел саен олимпиадаларда иң күп җиңү яулаган мәктәпләр билгеләп үтелә. Быелгы уку елында югары нәтиҗә курсәткән мәктәпләр билгеләнде:
1 урын: Югары Симет урта мәктәбе
2 урын: Измә урта мәктәбе
2 урын: Сабабаш төп мәктәбе
3 урын: Саба урта мәктәбе
3 урын: Мичән төп мәктәбе
"Югары күрсәткечләр өчен" – "ОНИКС" белем бирү үзәге.