Мәктәп урманчылыгы — чиста табигать өчен бергә

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Мәктәп урманчылыгы ул - укучыларның укытучылар, урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә оештырылган экологик оешмасы. Иштуган урта мәктәбендә дә бу оешма нәтиҗәле генә эшләп килэ. Укучылар республика, рәсәйкүләм экологик хәрәкәтләрдә, конференцияләрдә, конкурсларда актив катнашалар. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Россия сулары" дип исемләнгән съезд булып узды, анда безнең районыбыздан да делегатлар бар иде. Әлеге делегатлар составында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Табишев Тимерхан, Габдулова Иделия һәм җитәкчеләре Димитриева Лилия Габделхаевналарның булуы куандыра. Алар үзләренең "Чүпләрне җыештырганчы һәм җыештырганнан соң суның сыйфаты" дигән темага эзләнү проектын тәкъдим иттеләр.                                                                                                                  
Лаеш районының Никольское авылында республикакүләм "Бергәләп планетабызны саклыйк" дип исемләнгән экологик конкурс булды. Җир көненә багышланган әлеге конкурста катнашып, укучыларыбыз "Агитбригада" номинациясендә 2 нче урынга лаек булдылар.                                            Шулай ук, укучыларыбыз өчен Татарстан Республикасының Орлык - селекция үзәгенә дә экскурсия оештырылды. Бу Россиядә беренче, Европада иң эре автоматлаштырылган питомник. Анда ылыслы агачлар үсентеләре үстерелә. Питомник районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан. Монда укучылар  үсентеләрне ничек үрчетелүе белән таныштылар. Күпчелек балалар җәйге чорда бу питомникта эшләячәкләр дә әле. Ә хәзергә алар район конкурсында катнашу өчен кирәкле материаллар туплау белән мәшгуль. Максатлары гербарий ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International