Мәктәбебезнең хөрмәтле технология һәм рәсем дәресләре укытучысы Илгизәр Әминовичка 60 яшь тулу уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Бу көн мәктәп коллективы өчен чын мәгънәсендә истәлекле һәм күңелле бәйрәм булды. Укучылар һәм коллегалар бергәләп матур чыгышларын бүләк иттеләр: шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды, күңелле күренешләр уйналды. Илгизәр Әминович — гади генә укытучы түгел, ә укучыларны иҗатка, чисталыкка, матурлыкка, үз куллары белән матур эшләр ясарга өйрәткән остаз. Аның дәресләрендә балалар һәрвакыт кызыксынып эшли, яңа нәрсәләргә өйрәнә. Күп еллар буе үз хезмәтенә тугры калып, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче Илгизәр Әминовичны 60 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа саулык, сәламәтлек, бәхетле һәм озын гомер, якыннары янәшәсендә тагын бик күп еллар яшәвен телибез!