Симет урта мәктәбендә күңелле һәм матур кичә узды— түгәрәкләрнең отчет концерты булды. Концертның һәр номеры талантлы укытучыларның тырыш хезмәте, аларның осталыгы һәм профессиональлеге, шулай ук мәктәп белән гаиләнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Мөгаен, залда утыручы һәркем бердәмлек атмосферасын тойгандыр, бу көнне тамашачылар һәм концертта катнашучылар, сәнгатькә мәхәббәт берләштергән зур гаилә икәнен тойгандыр! Мондый хезмәтнең бәясе дә-көчле, өзлексез алкышлар булды!