Эзмә урта мәктәбендә яңа традиция ныгый

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Агач утырту традициясе – ул якты, матур һәм тирән мәгънәле гамәл. Бүген Эзмә урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп территориясендә яшь наратлар утырттылар. Һәрбер укучы үз кулы белән үсенте алып, аның өчен ямьле урын сайлады, чокыр казыды, наратны сак кына туфракка утыртты һәм су сипте. Һәр агач – ул укучыларның якты киләчәккә омтылышы. Еллар узар, ә наратлар үсеп, киләчәк буыннарны сөендерер дип ышанабыз.Әлеге традиция укучыларда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга омтылыш тәрбияли. Агач утырту – ул беренче чиратта, киләчәк буыннарга калдырыла торган истәлек. Еллар үткәч, бу чыгарылыш сыйныф укучылары үз мәктәбенә килгәндә, алар үстергән наратларның зурайганын, куәтләнгәнен күрерләр. Шулай ук агач утырту хезмәт тәрбиясенә дә ярдәм итә – укучылар бергәләп эшләргә, бер-берсенә ярдәм итешергә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International