Казан "Тургай" студентлары театры Шекше мәдәният йортында

2026 елның 1 мае, җомга

29 апрель көнне Шекше мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университетының "Тургай" студентлары театры "Гөргөри кияүләре" комедиясен куйды. Театрны Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов Шекше авыл җирлегенә бүләк итте. Комедия халык тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде. Алмаз Зөфәр улына Шекше авыл җирлеге халкы исеменнэн зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International