Күпме еллар үтсә дә онытылмас, халык хәтереннән мәңге җуелмас ул Бөек Ватан сугышы еллары. Күпме кайгы-хәсрәт, йокысыз төннәр, өчпочмаклы солдат хатлары, ялгыз аналар, тол хатыннар, ятим балалар күз яшенә төрелгән еллар ул! Саба туган якны өйрәнү музеенда "Мирас" түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кыз язмышы мисалыннан шәфкать туташы Вәлиева Наилә Нигъмәтҗан кызы турында булды. Аның медицина частьларындагы хезмәте алгы сызыктагы солдатларның батырлыгыннан ким булмаган. Ул яңадан сафка басырга һәм ирек өчен көрәшергә мөмкин булганнарның гомерләрен саклап калган. Аның язмышы, фидакарь хезмәте, батырлыгы, тырышлыгы турында килене Фәния апа Шәмсетдинова бәйнә-бәйнә сөйләде. Шулай ук Наилә апаның шәхси әйберләрен дә алып килде, алар турында сөйләде, музейга бүләк итте.