Май бәйрәмнәрендә безнең приютка Кукмара районынң «М. П. Прокопьев исемендәге гомум белем бирү Нырья урта мәктәбеннән” 5 “б” сыйныф укучылары һәм рус теле укытучысы Дмитриева К.А. килде. Алар балалар өчен «Удмурт ризыклары»дигән мавыктыргыч мастер-класс оештырдылар. Балалар зур энтузиазм белән һава пластилиныннан ашамлыклар ясадылар. Матур һәм оригиналь эшләр килеп чыкты! Барысына да бик кызык һәм күңелле иде.