1 майда, традиция буенча, барлык балалар өйләргә кереп, тәм-томнар һәм буялган йомыркалар җыялар.

2026 елның 5 мае, сишәмбе

1 майда, традиция буенча, барлык балалар  өйләргә кереп, тәм-томнар һәм буялган йомыркалар җыялар. Йорт хуҗалары балаларны шатландыру өчен алдан ук йомырка әзерлиләр һәм бизиләр. Без дә тәрбияләнүчеләр белән урамга чыктык һәм тәмле ризыклар җыя башладык. Кыска гына вакыт эчендә бик күп тәм-томнар һәм йомыркалар җыелды, барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар. Балалар күңел ачалар, шатланалар һәм бәйрәм рухы белән ләззәтләнәләр. Бу бәйрәм безнең өчен чын могҗизалы мизгелгә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International